news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясе базарында 2000 гә якын хокук бозу очрагы теркәгән

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алкоголь продукциясе базарында 2000 гә якын хокук бозу очрагы теркәгән

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 20-29 декабрь көннәрендә Татарстанда “Алкоголь” операциясенең чираттагы этабы үткәрелә. Бүген ТР Эчке эшләр министры урынбасары, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы Рафил Ногманов, ел башыннан министрлыкның эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе базарында 2000 гә якын хокук бозу очрагы теркәлгәне хакында хәбәр итте.

Административ хокук бозу һәм җинаятьләргә каршы барлыгы 500 гә якын эш кузгатылган, шуларның 392 е – РФ Җинаять Кодексының 238 нче маддәсе нигезендә, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче товар һәм продукция җитештерү, сату һәм саклау, хезмәт күрсәтү буенча җинаять эше кузгатуга лаек дип табылган. Узган ел белән чагыштырганда, шәхси секторда ачыкланган җинаятьләр саны ике тапкыр арткан, 11 яшерен “мини-цех” эшчәнлегенә чик куелган. Аларда 2,5 тонна ялган аракы, составында спирт булган 12 тонна эчемлек табылган.

Операцияләр барышында барысы 696 хокук бозу факты теркәлгән, 5517 литр алкоголь продукциясе табылган, шулай ук милиция хезмәткәрләре 1057 литр спирт һәм 1270 литр спиртлы эчемлеккә тап булган. 84 факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Казанның Авиатөзелеш районында, составында спирт булган Трояр һәм Экстра продукцияләрен җитештерүче эшмәкәр Ф., ел дәвамында әлеге продукцияне документларсыз саткан өчен берничә мәртәбә административ җаваплылыкка җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot