news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре “Акватория” оператив-профилактик чаралар үткәрәчәк
Татарстан сулыкларында 25 кеше батып үлгән, шуларның 9ы исерек килеш суга кергән булган
Скопировать ссылку
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстан сулыкларында 25 кеше батып үлгән, шуларның 9ы исерек килеш суга кергән булуы билгеле, дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында барган матбугат конференциясендә министрлыкның җәмәгать тәртибен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Хөснетдинов.
Рейдлар үткәрелүгә карамастан, пляж территорияләрендә рөхсәтсез сәүдә белән шөгыльләнү гамәлдә, аларның күчмәләре дә бар, ә инде сатыла торган товарлары – спиртлы эчемлекләр һәм, нигездә, саклау вакыты чыккан азык продукциясе. Андый урыннарда исерткеч сатылу еш кына җәмәгать тәртибен бозуга, һәлакәткә китереп җиткерә: яшьләр салмыш килеш коенып һәлак була яисә җинаять кыла, дип искәртә идарә җитәкчесе. Мәсәлән, былтыр коену сезонында батып үлгән 145 кешенең 42се исерек булган; батканнарның 17се – бала. Шуларны исәпкә алып, быел “Акватория” оператив-профилактик чаралар күреләчәк, аның барышында министрлыкның төрле подразделениеләрен җәлеп итеп катерларда елга һәм утраулар, шулай ук бакча-дача тирәләре тикшерелә, кешеләр күпләп коена торган урыннарда өстәмә патруль җибәреләчәк. “Республиканың эчке эшләр органнары җитәкчеләре муниципаль район һәм шәһәр хакимиятләренә халык күпләп ял иткән урыннарда алкоголь эчемлекләр сатуны тыйдырулары буенча эш алып барыла”, - диде И.Хөснетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot