news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министры өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кушты

Артем Хохорин салафитларның икенче буыны формалашу тенденциясе күзәтелгәнен әйтте.

Эчке эшләр министры өйдә укуга күчкән гаиләләрне тикшерергә кушты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин өйдә укуга күчкән гаиләләрне контрольгә алу кирәклеген әйтте. Бу хакта ул министрлыкның йомгаклау коллегиясендә белдерде.

Министр республикада экстремистик юнәлештәге эшчәнлеккә чик кую, исламдагы ялгыш агымнарга каршы эзлекле эш үткәрелүе турында сөйләде. “Салафитларның икенче буыны формалашуына бәйле тискәре тенденция күзәтелә. Бу радикаль ислам идеологиясенә авышкан гаилә балалары”, - диде.

Артем Хохорин әйтүенчә, гаиләдә уку формасына, хосусый белем бирү учреждениеләренә күчүчеләр бар. Еш кына андый очракта мөгаллимнәрнең үзләренең дә ислам идеологиясе вәкилләре булуын билгеләп узды. Министр аерымланган ябык мохиттә булу, иҗтимагый социализациядан качу куркыныч тудыруын ассызыклады.

“Эчке эшләр органнарына мәгариф органнары белән хезмәттәшлектә булып, киләчәктә профилактика алып бару өчен, мондый уку формасына күчкән балалар һәм ата-аналарның исемлеген формалаштырырга кирәк”, - дип белдерде Артем Хохорин. Ул прокуратура һәм Роспотребнадзорның да тикшерүләр уздырып, аның нәтиҗәләрен муниципаль комиссияләргә чыгарырга кирәклеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100