news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министры ведомствоның Ветераннар советы җитәкчелеге белән очрашты

Совет рәисе Евгений Гатцук хезмәткәрләрне өйрәтү һәм тәрбияләүдә ветераннар мөмкинлегеннән күбрәк файдаланырга тәкъдим итте

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Кичә ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның Ветераннар советы активы белән очрашты. Анда совет эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Нигездә, алар ветераннарның полиция хезмәткәрләрен өйрәтүдә катнашуына кагылды.

Совет рәисе Евгений Гатцук хезмәткәрләрне өйрәтү һәм тәрбияләүдә ветераннар мөмкинлегеннән күбрәк файдаланырга тәкъдим итте. Алар эчке эшләр органнарында хезмәт иткән вакытта туплаган бай тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләргә тапшыра ала.

Эчке эшләр министры булган тәкъдимнәрне игътибарга алды һәм ведомствоның кадрлар хезмәтенә полицейскийларны укыткан вакытта ветераннар оешмасы белән тыгызрак хезмәттәшлек итүне йөкләде.

Ветераннарның замана проблемаларына һәм полиция хезмәткәрләренең профессиональлегенә битараф булмавын белгән Артем Хохорин Ветераннар советы рәисе Евгений Гатцукка мондый очрашуларны даими рәвештә үткәрергә тәкъдим итте, дип белдерә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot