news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе вазифасыннан азат ителгән

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама полициясе гарнизонында тикшерүне төгәлләгән.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе үз вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы комиссиясе Түбән Кама полициясе гарнизонында тикшерүне төгәлләгән. Тикшерү нәтиҗәсендә, җинаять-процессуаль закон нормалары һәм ведомство норматив-хокук акт таләпләре бозылу фактлары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хезмәт дисциплинасының нык бозылуы, аерым алганда, тоткарлауны документаль рәсмиләштерү булмавы, шулай ук тоткарланучыны Идарәдә озак вакыт дәвамында тотуның кирәк дип табылмаганлыгы өчен, дүрт полиция хезмәткәре эчке эшләр органнарыннан эштән азат ителгән.

Вазифаи бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкармаган һәм ведомство, һәм процессуаль контрольне йомшартканы өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары түбәндәрәк торган вазифага күчерелгән.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе урынбасары – полиция җитәкчесе, аның ике урынбасары, җинаятьчеләрне эзләү җитәкчесе һәм полиция участогы уполномоченныйлары хезмәте җитәкчесе катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Тәртип бозулар булуга юл куйган өчен 10 хезмәткәр төрле дисциплинар җәзага тартылган.

Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарә җитәкчесе вазифасыннан азат итү карары кабул ителгән.

Вазифаи вәкаләтләр арттырылган булганмы икәнлеге турында Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе үткәрүче беренчел тикшерүдән соң нәтиҗәләр ясалачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100