news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы баш идарәсе бетерелергә мөмкин

Бу хактагы карар «Т» идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Захарченкода миллиардлаган сум акча табылу белән бәйле гаугадан соң кабул ителергә мөмкин.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт көч структураларында Эчке эшләр министрлыгының коррупциягә каршы баш идарәсен бетерү турындагы мәсьәлә буенча фикер алышалар дип яза «Коммерсант».

Коррупциягә каршы ведомствоны бетерү турындагы карар «Т» идарәсе башлыгы урынбасары, полковник Дмитрий Захарченкода миллиардлаган сум акча табылу белән бәйле гаугадан соң кабул ителергә мөмкин.

Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев тарафыннан ведомство хезмәткәрләрен тикшерү дәвам итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы баш идарә җитәкчесе Андрей Курносенко тикшерү нәтиҗәләрен дә көтмичә, отставка турында рапорт тапшырган.

Искәртеп үтик: Захарченконың апасы фатирында 8,5 млрд сумлык валюта табылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot