news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә яңа җитәкче билгеләнде

Бу минутларда Александр Мищихинны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе шәхси составына тәкъдим итәләр.

Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә яңа җитәкче билгеләнде

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Александр Мищихин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Александр Мищихин 1978 елда Алабугада туган. Милиция махсус урта мәктәбен, шуннан соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.

ТР Эчке эшләр министрлыгы Алабуга шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, Менделеевск районы эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш төркеме оперуполномоченные булып эшләгән, Алабуга милиция мәктәбендә укыткан, Менделеевск районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары вазифасын башкарган.

2015 елда Александр Мищихинны Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге полиция башлыгы, ә 2018 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләгәннәр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең элеккеге башлыгы Алексей Соколовның республика эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнүе хакында хәбәр иткән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100