news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда коррупция очраклары кимү күзәтелүен әйтте

Быелның 10 аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында коррупциягә бәйле 729 эш каралган.

Эчке эшләр министрлыгы Татарстанда коррупция очраклары кимү күзәтелүен әйтте
Султан Исхаков
(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Татарстанда быел коррупциягә бәйле җинаять эшләре, узган елгыга караганда, кимегән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Козлов хәбәр итте. 
 
Аның сүзләренчә, быелның 10 аенда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында коррупциягә бәйле 729 эш каралган. Дмитрий Козлов җинаять эшләренең саны кимүен һәм Идел буе федераль округы буенча бу югары күрсәткеч икәнен дә билгеләп үтте. 
 
"Эчке эшләр министрлыгы коррупциягә каршы көрәш буенча өч еллык план әзерләде. Күрсәткечләр кимүгә таба бара. Бу Тикшеренү комитеты белән тыгыз элемтәдә эшләү хакында сөйли",- диде идарә вәкиле. 
 
Шуңа да карамастан, медицина, мәгариф, җир бүлү өлкәләрендә әле җинаятьләр шактый икәнен искәртте Дмитрий Козлов. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot