news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы номерсыз машиналарның хуҗаларын җавапка тарту фикерен хуплады

«Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Артем Хохорин.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Казан мэриясенең номерсыз машиналарның хуҗаларын җаваплылыкка тарту турында инициативасын хуплады.

«Тулаем алганда, без бу теманы аңлыйбыз һәм хуплыйбыз», — диде ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында.

«Тукталышларда, парковкаларда номерсыз машиналар өчен административ җаваплылык каралмаган. Күптән түгел Казан башкарма комитеты мондый җаваплылыкны кертү турында закон проектын кертте. Эвакуацияләү мәсьәләсеннән кала без аларны хуплыйбыз, чөнки эвакуацияләү федераль дәрәҗәдә хәл ителә торган сорау», — дип искәртте Хохорин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot