news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы матбугат өчен ачык булачак

Бу хакта РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев белдерде

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Россия Федерациясе эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев Магаданнан видеоконференция режимында “РФ Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегендә мәгълүматның ачык булуы” темасына багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә федерациянең барлык субъектлары, министрлар, шулай ук кайбер гаммәвм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. “Россия Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген ачык итү хокук саклау органнарының эш нәтиҗәсен күтәрү буенча мөһим шарт булып тора. Без әлегә матбугат вәкилләренә тикшерү һәм дәүләт сере кебек объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә кирәкле мәгълүматны бирә алмыйбыз”, - дип билгеләп үтте РФ эчке эшләр министры.
Журналистлар үз чиратларында Эчке эшләр министрлыгы вәкилләренең һөнәри спецификасы белән бәйле рәвештә яшереп калдыруга, карусыз приказ үтәүләренә, элемтәгә керергә теләмәүләренә зарландылар.
“Дөрестән дә, бүген күп хезмәткәрләр гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралаша, үз фикерләрен дөрес белдерә белми. Алар телекамера һәм микрофоннар каршында фикерләрен туплап җиткерә алмый. Шуңа күрә хокук саклау органнары хезмәткәрләрен кеше алдында чыгыш ясарга өйрәтергә кирәк, - дип белдерде Рәшит Нургалиев. Соңрак министр “бу өлкәдә дәресне медиабергәлек вәкилләре үзләре бирергә тиеш”, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100