Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы коронавируска бәйле чикләү чараларына аңлау белән карарга өнди
Татарстанда чикләү чараларын бозу белән бәйле 5655 хокук бозу очрагы теркәлгән.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы коронавирус таралу белән бәйле кертелгән изоляция, чикләү чараларына халыкның аңлау белән карауларын сорый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың эчке эшләр министры урынбасары, полиция башлыгы Алексей Соколов әйтте.
«Без тырнак астыннан кер эзләмибез, иминлек өчен тырышабыз. Шуңа күрә чикләү чараларына аңлау белән каравыгызны сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте.
Чикләү чараларын бозу белән бәйле 5655 хокук бозу очрагы теркәлгәнен әйтте. Шул исәптән, 3644 административ беркетмә төзелгән. 1629 сы судта каралган, суд карары буенча 477 кеше кисәтелгән. Калганнар штрафкаа тартылган.
Алексей Соколов сүзләренчә, Татарстанда изоляция вакытында криминал артуы күзәтелми. Үтерүләр кимегән, талау очраклары 47 процентка кимегән. Тик кредит карталарыннан, банк счетларыннан караклык, электрон акчаларны урлау, интернетта мошенниклык очраклары арткан. «Җәмәгать урыннарында вазгыять тыныч», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз