news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы Казанның ике архитектура һәйкәлендә чыккан янгынның сәбәбен әйтте

Өч сәгать аерма белән Казанда ике тарихи бина янды.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казан үзәгендә килеп чыккан ике янгынның беренчел сәбәпләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итте.

Тукай урамындагы «Бертуган Крестовниковлар» фабрика-сәүдә ширкәте йортындагы янгынның килеп чыгуы электр техникасы комплексы белән бәйле дип фаразлана.

Икенче янгын килеп чыккан «Баһаутдинов-Апанай (Мәрҗәни) йорты, 1873 елгы» саклауда булмаган, аңа керү ирекле булган. Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, янгын чыгуның төп сәбәбе - билгесез затларның ут белән саксыз эш итүе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100