news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы Казанда балаларны урлау турындагы мәгълүматны кире какты

Казанның сәүдә үзәгендә балалар урлау хакындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә һәм төрле электрон кушымталар аша таралган иде.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте балалар урлау турындагы мәгълүматны кире какты.

"Казан һәм республиканың бер генә полиция бүлекчәсенә дә балалар урлану турындагы гариза килмәгән. Социаль челтәрләрдә һәм төрле кушымталар аша таралган мәгълүмат дөреслеккә туры килми ", – дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Максим Костромин.

Мондый хәбәрләр вакыт-вакыт булып тора. Исегезгә төшерәбез, элегрәк "Татар-информ" Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстанда бернинди дә теракт әзерләнмәве турындагы мәгълүматны хәбәр итте. Әлеге ялган мәгълүмат та социаль челтәр аша халыкка ирешкән.

Хокук саклау органнары мондый ялган хәбәр таратучы чыганакларны ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot