Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы исерек хәлдә руль артына утыручыларны 3 елга колониягә озатырга җыена
Исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен җәза катгыйланачак.
(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). РФ Эчке эшләр министрлыгында исерек хәлдә руль артына утырып машина белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйлату турында уйлыйлар. Андый кешеләрне ирекләреннән өч елдан артык вакытка мәхрүм итү турындагы мәсьәлә өйрәнелә, дип белдергән министрлык башлыгы Владимир Колокольцев. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"РФ Эчке эшләр министрлыгында хокук бозуның әлеге төре өчен җаваплылыкны арттыру мәсьәләсе карала, анда иректән мәхрүм ителүне өч елдан арттыру турында сүз бара", – дигән Владимир Колокольцев "Россия 24" (ВГТРК) телеканалына биргән интервьюсында.
"Шулай итеп, әлеге хокук бозу уртача разрядка карый торган булачак һәм аның нәтиҗәләре дә җиңел булмаячак", – дип өстәгән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз