news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 54 яңа машина алды

Дәүләт заказы программасы буенча Татарстан полиция хезмәткәрләре быел барлыгы 330лап яңа автомобильгә ия булачак.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Казанда республиканың Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тантаналы шартларда 54 яңа автомобиль ачкычын тапшырдылар. Дәүләт заказы программасы буенча Татарстан полиция хезмәткәрләре быел федераль хисаптан – 230, ә төбәктән100 яңа машина алачак.

Ачкычларны хезмәткәрләргә Россия эчке эшләр министры урынбасары Александр Махонов һәм Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин тапшырды.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре бүген "Лада Гранта", "Лада Веста", "Лада Ларгус", "Газель" (тоткыннарны йөртү өчен) маркалы автомобильләр алды, шулай ук тышкы видеокүзәтү өчен “Волна” комплексы тапшырылды.

Хокук сакчылары алган “Волна” комплексы видео һәм тавыш яздыру җайланмалары белән җиһазландырылган. Ул кеше күп җыелган урыннарда тәртип бозуларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Гадәттәгечә, машиналарның бер өлеше Казанда кала, ә бер өлеше республика районнары буенча таралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot