news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы чит ил паспорты бирүнең яңа кагыйдәләренә ачыклык кертте

Бу хезмәтне күрсәтү белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм аның чит ил вәкиллекләре шөгыльләнә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгында чит ил паспорты бирү буенча яңа административ регламентта барлыкка килгән үзгәрешләрне аңлаттылар. Ул 30 майда үз көченә керә.

Элегрәк кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары россиялеләргә, шул исәптән чит илдә яшәүчеләргә документлар бирү хәзер Россия территориясендә генә мөмкин булачак, дип язган иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

РИА Новости адвокаты Сергей Бадамшин сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгы боерыгы чит илдә паспорт алырга теләгән гражданнарга берничек тә йогынты ясамый. Бу хезмәтне күрсәтү белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм аның чит ил вәкиллекләре шөгыльләнә. Ә массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүмат дөреслеккә туры килми, дип өстәде юрист.

news_right_1
news_right_2
news_bot