news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгы балалар үлгән юл һәлакәтләре буенча тәүлек эчендә эш ачарга боерды

Министрлык башлыгы Владимир Колокольцев тикшерү органнары җитәкчеләренә әлеге боерыкны бүген җиткерде.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев тикшерү органнары җитәкчеләренә балалар үлгән юл-транспорт һәлакәтләре буенча бер тәүлек эчендә җинаять эше ачарга боерды. Бу хакта бүген, 26 июльдә, министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте, дип яза “Известия”.

Элегрәк Мәскәү янындагы Балашиха шәһәрендә зур шау-шу тудырган юл-транспорт һәлакәтендә алты яшьлек малай һәлак була. Бала бабасы белән өенә кайтып барганда, өенең ишегалдында аны машина бәрдереп китә. Соңрак малайның канында алкоголь табыла, ә үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше бер ай буе кузгатылмыйча тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot