news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең элеккеге җитәкчесен ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар

Оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләловны ярты миллион ришвәт алуда шикләнәләр.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе ришвәтчелектә шикләнелеп тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га шәхси чыганакларыннан билгеле булды.

Тикшерү версиясе буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илнар Җәләлов "үз канаты астына алу өчен" 2014 елда ике гражданнан гомуми бәясе 500 меңнән артык суммага акча һәм төзелеш материаллары алган.

Хәзерге вакытта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлегенең элеккеге җитәкчесе тоткарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100