news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы Африка студентын үтерү эше буенча шаһитләрне хезмәттәшлеккә чакыра

16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче йорт янында КФУның 24 яшьлек студентының үле гәүдәсе табылган иде.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче йорт янында Казан (Идел буе) федераль университетының 24 яшьлек студентының күкрәк читлегенә күпсанлы кадау-кисү яралары һәм ачык баш сөяге җәрәхәте булган гәүдәсе табылган иде. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җинаять турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне хезмәттәшлек күрсәтергә чакыра. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу факт буенча җинаять эшен (Россия Федерациясенең Җинаять кодексының 1 өлеше 105 маддә буенча) кузгату карары кабул ителде.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җинаять турында нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемне 291-30-45, 89172274549, 89046621386 (Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) телефон номерлары буенча яисә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефоны” буенча 291-20-02 (аноним рәвештә) хезмәттәшлек күрсәтергә чакыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100