news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлыклары сөт трейдерларының намуслы эшләвен тикшерәчәк

Рөстәм Миңнеханов сөтне сатып алу процедурасын тикшерүне йөкләде.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ").Татарстанда узган елга караганда сөтне сатып алу бәяләре арткан. Хәзер ул 24,1 сумны тәшкил итә. Бу авыл халкының табышлы хуҗалык итү мөмкинлеген бирә.

Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференциярежимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николай Титов сүзләренчә, бүгенгә республикада 52 мең гектар җирдә шикәр чөгендере җыелган, бу 82 проценты тәшкил итә. 1 млн. 850 мең тонна продукция алынган, уртача уңышлылык - 357 ц/га.

Заводларга 1 млн. 70 мең тонна шикәр чыгендере китерелгән. Предприятиеләр тулы куәттә эшли, тәүлегенә уртача 15 мең тонна эшкәртә. Бүгенгә 102 мең тонна шикәр комы җитештерелгән (узган елга карата 113 процент).

Хәзерге вакытта кукуруз суктыру эше тәмамлана. 75 мең гектарда уңыш җыелган, 240 мең тонна продукция суктырылган, бер гектардан 31,8 центнер уңыш чыга.

Ай ахырына көнбагыш җыюны да тәмамлау көтелә. 110 мең гектардан 76 процент суктырылган, уртача уңышлылык - 13,6 ц/га. Алынган продукциянең гомуми күләме - 115 мең гектар.

Шулай ук бу көннәрдә бәрәңге җыю да төгәлләнергә тиеш. Арча һәм Лаеш районнарында гына бәрәңге алынып бетмәгә. Барлыгы 140 мең тонна икенче икмәк җыелды.

"Җир эшкәртүнең төп эшләре тәмамлана. Фаразланган 1,8 млн. гектардан 1,7 млн. гектары эшкәртелгән, бу 92 процентны тәшкил итә. Уңыш җыю эшеннән бушаган тракторлар сөрү эшенә кушылдылар", - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

Шулай ук Н.Титов терлекчелек өлкәсендә соңгы 9 айдагы эшләр турында хәбәр итте. Барлыгы республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында 279 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән. Төп өлеш - кошчылыктан. Сыер ите һәм дуңгыз ите җитештерү күләме 2 процентка арткан. 927 мең тонна сөт савылган, 630 млн. данә йомырка алынган.

Агымдагы елның 1 октябрь көненә Татарстанда мөшезле эре терлек 6 мең башка кимегән. Бу - Алексеевск, Чистай, Буа, Алабуга, Баулы һәм Әлки районнары.

Шул ук вакытта дуңгызларның башы саны кимүдән туктаган - 443 мең баш (100 процент). Сарык һәм кәҗә башы да арткан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, терлек башы кимү район икътисадына бик тискәре тәэсир итә. "Терлекчелек эше - системалы процесс. Терлек башын югалтып, сез акча югалтасыз", - дип мөрәҗәгать итте ул проблемалы муниципалитетларга.

Моннан тыш Н.Титов сөт җитештерүгә дә тукталды. 43 районнан 31 ендә узган елдагыга караганда уңай күрсәткечләр күзәтелә. Көн саен республикада 3 мең тоннадан артык сөт җитештерелә.

Шулай ук Н.Титов соңгы берничә атнада сөтне сатып алу бәясе артуы турында хәбәр итте - хәзер килограммына 24,10 сум түләнә.

"Сөт терлекчелегендә вәзгыятьне атна саен тикшереп торырга кирәк. Нинди сыйфаттагы сөтне тапшырасыз, нинди бәягә. Безгә күләме түгел, ә бер сыердан ничә сум алуыгыз, бер литр сөттән күпме акча эшләвегез мөһим", - диде ТР Президенты.

Илдар Халиков үз чиратында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын урыннарда бәяләрне тикшереп торырга өндәде, сөт кыймәт бәягә сатып алынырга тиеш. "Трейдерлар 15 сумга сөтне сатып алып, 24 сумга сатмый микән? Һәм халыктан урлашу дәвам итсә, бу очракларны катгый тикшереп торырга һәм югары җитәкчелеккә хәбәр итүгезне сорыйм", - диде ул.

Татарстан Президенты тәкъдимне хуплады һәм Эчке эшләр министрлыгына моны күзәтеп торуны йөкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100