news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр бүлекләренең дәүләт автоинспекцияләре оператив-хезмәти эшчәнлеккә нәтиҗә ясый

Киңәшмәдә көч структуралары, хокук һәм законлылык тәртибе сагындагы хезмәтләр җитәкчелеге катнашачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 27 гыйнвар көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә булачак киңәшмәдә Татарстан буенча эчке эшләр бүлекләренең дәүләт автоинспекцияләре узган елгы оператив-хезмәти эшчәнлеккә нәтиҗә чыгарачак һәм 2010 елга куелган бурычлар игълан ителәчәк.

 

Республикакүләм киңәшмәдә ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР буенча прокурор урынбасары Газинур Галимов, ТР Югары суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин, ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр урынбасары Владимир Насонов,  республиканың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңнеханов һ.б. рәсми затлар катнашыр дип көтелә. Әлеге идарәдән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, киңәшмәдә катнашучылар белән брифинг үткәрү дә күздә тотыла.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot