news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эбзеев: Татарстанда сайлаучылар активлыгы җаваплылык һәм бәйрәмне берләштерә белүгә бәйле

Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Борис Эбзеев Мәскәүдә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында ТР Рәисен сайлау уңаеннан ачылган 2845нче сайлау участогында булды һәм тавыш бирү барышына аңлатма бирде.

«Мин инде күп еллар дәвамында республикадагы сайлаулар барышын күзәтәм һәм Татарстан халкының сайлауда актив катнашуын билгеләп үтәм. Бүген дә активлык шундый ук югары дәрәҗә булачагына ышанам», - дип билгеләп үтте РФ Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы.

«Бу көннең җаваплылыгын аңлау һәм татарстанлыларның шушы җаваплылыкны һәм бәйрәмне берләштерү, синтезлау сәләте бу югары дәрәҗәнең нигезендә ята, минемчә», - дип фаразлады Борис Эбзеев.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot