news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эбола вирусын кертү куркынычы белән Африкадан килгән өч студент Татарстан табиблары күзәтүендә кала

Бүген өч кеше күзәтү астыннан чыгарылган

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Эбола вирсын кертү куркыныч сәбәпле, Татарстанда Көнбатыш Африка илләреннән килгән өч студент табиб күзәтүендә кала, дип хәбәр итте бүген "Татар-информ" агентлыгына ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова.

"13.00гә Татарстан вузларында белем алучы берсе Нигерия,  икесе Конго Республикасыннан  килгән өч студент медицина күзәтүе астында кала", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Искәртеп узабыз: 29 августтан алып авыруның инкубация чорында (21 көн - "ТИ" искәрмәсе) Эбола бизгәге очраклары теркәлгән Африка илләреннән килгән 10 кеше табиб күзәтүе астында булган иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100