Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эбола вирусы кертү куркынычына бәйле рәвештә, Африкадан килгән 10 студент табиблар күзәтүендә булган
Алар 21 көн дәвамында көн саен медицина тикшерүе узарга тиеш
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Татарстанда Көнбатыш Африкадан килгән 10 студент, Эбола вирусын кертү куркынычына бәйле рәвештә, табиблар күзәтүендә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова хәбәр итте.
"Соңгы мәгълүматлар буенча, Африка илләреннән килгән 10 студент - бишесе Нигерия, бишесе Демократик Конго Республикасыннан - күзәтү астында. Алар карантинда түгел, бары күзәтү астында гына. Димәк, вирусның 21 көн тәшкил иткән инкубация чорында алар көн саен табибларга күренеп торачак", - диде Луиза Борисова. Аның сүзләренчә, бу чаралар кисәтү рәвешендә. Хәзерге вакытта Татарстан югары уку йортларында Африка илләреннән 220ләп студент белем ала. Африка студентлары укыган барлык вузларга хатлар җибәрелгән. Алар медицина күзәтүе максатларында йогышлы авырулар хастаханәсенә исәпкә бастыру өчен, студентларның Африка илләреннән килгәнен хәбәр итәргә тиеш. "Бүгенге көндә күзәтү астындагы барлык студентлар да сау-сәламәт. Алар дәресләргә йөри, өйләрендә яши, көн саен тикшеренә", - дип аңлатып узды Луиза Борисова.
Әйтергә кирәк, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы фикеренчә, Россиягә куркыныч Эбола бизгәге керергә мөмкин, әмма күпләп авыру очраклары булмаячак. "Аеруча куркынычларын да кертеп, йогышлы авыруларга каршы көрәшнең зур тәҗрибәсенә нигезләнгән санитар-эпидемиология хезмәтенең нәтиҗәле эше, аның таралу ихтималын төшереп калдырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип белдергән "Интерфакс"ка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркәтибе Олег Салагай.
Фотосурәт news.com.au сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз