news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Е.Скрынник: “Татарстан кош һәм дуңгыз ите җитештерү буенча алдынгы төбәктән санала”
РФ авыл хуҗалыгы министры терлекчелекне үстерүдә республика ирешкән уңышларны билгеләп үтте
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Татарстанга эш сәфәре барышында терлекчелекне үстерү өлкәсендә республика ирешкән уңышларны билгеләп үтте.
Сәфәрдә аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөри.
Елена Скрынник иң беренчеләрдән булып 850 ана дуңгызга исәпләнгән нәсел фермасында һәм 3700 баш ана дуңгыз асрала торган “Камский бекон” ҖЧҖ селекция-гибрид үзәге белән танышты. Биредә елына 27 мең нәселле терлек үрчетелә. Бу 140 мең тонна ит җитештерү өчен җитәрлек. Якын киләчәктә комплексны үстерү өчен 2,2 миллиард сум күләмендә инвестиция кертү күздә тотыла.
Шуннан соң кунаклар “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖнә юл тотты, анда инкубация цехы, эшкәртү комплексы, биредә җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады.
Комплекс белән танышканнан соң Минтимер Шәймиев журналистларга РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы агросәнәгать комплексын модернизацияләүне максатчан рәвештә алып бара, дип белдерде. РФ Хөкүмәте авыл халкына ташламалы кредит бирү системасын булдырган, аның нәтиҗәсендә республика авылларында яшәүчеләр 10 миллиард сумлык кредит алган. Республика башлыгы авыл халкы исеменнән агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәткәне өчен РФ авыл хуҗалыгы министрына рәхмәт белдерде.
ТР Президентының сүзләренә караганда, агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү буенча алып барылган эш азык-төлек куркынычсызлыгы ягыннан дәүләтне ныгыта.
“Татарстан кош һәм дуңгыз итү җитештерү буенча алдынгы төбәктән санала”, - дип белдерде Елена Скрынник. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда Россиядә кош ите җитештерү – 14, дуңгыз ите җитештерү 6 процентка арткан. Татарстан бу өлкәдә алдынгы урынны били. Министр авыл хуҗалыгын үстерүгә комлекслы, системалы рәвештә якын килгәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.
Елена Скрынник билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Россия территориясендә илдә кулланылучы итнең гомуми күләменнән чыгып исәпләгәндә 85 процент ит җитештерү бурычын куйган. Әлеге бурыч 4-5 ел дәвамында үтәләчәк. Татарстандагы комплекслар моны гамәлгә ашыру мөмкин икәнлеген дәлилли.
Министр Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлар теләде һәм 280 мең тонна кош ите җитештерү күләмендә киләсе елга билгеләнгән планның үтәләчәгенә өмет белдерде. Бу илнең азык-төлек куркынычсызлыгына республика тарафыннан кертелгән зур өлеш булачак.
ТР Президентының сүзләренә караганда, республикада авыл хуҗалыгына икътисади гына түгел, социаль категория буларак та якын киләләр. Агросәнәгать комплексы Татарстанның бөтен территориясендә кешеләрне эш белән тәэмин итә.
Аннары кунаклар төзелеш эшләре алып барыла торган премикслар җитештерү заводында (Нидерландның «DSM» компаниясе белән уртак предприятие) булды. Биредә Минтимер Шәймиев һәм Елена Скрынник яңа заводның нигезенә капсула салды. Киләчәктә биредә 40 мең квадрат метрны биләгән мәйданда тәүлегенә 40 мең тонна премикс җитештереләчәк.
Шуннан соң Татарстанның Тукай районы хакимиятендә “2008-2012 елларда Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын үтәү, чимал һәм азык-төлек продукциясе базарын җайга салу кысаларында итне сәнәгый җитештерүне тәэмин итү” дип исемләнгән пленар утырыш узды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2