news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Э-моция» инклюзив студиянең хореографик перформансы театр премиясенә тәкъдим ителгән

Казанда эшләп килүче «Э-моция» иҗади инклюзив студиянең «Freeктуй» хореографик перформансы 2022 елның «Звезда театрала» Россия театр премиясенә тәкъдим ителгән. Спектакльнең хореографы – «Алтын битлек» театр премиясе лауераты Нурбәк Батулла.

Оештыручылар театраль эш өчен 31 августка кадәр тавыш бирергә мөмкинлеген искәртә.

Премия өчен 18 номинациясендә номинантлар җыелган. Алар арасында иң яхшы спектакльләр дә, иң яхшы режиссерлар һәм артистлар да, иң яхшы директор номинациясе дә бар.

«Иң яхшы милли театр» номинациясендә Башкортстанның Гафури исемендәге, Саха-Якутиянең Ойунский исемендәге, Тываның Как-Оол исемендәге милли театрлары белән бергә Камал театры да бар. Камал театры өчен дә тавыш бирергә мөмкин.

Иң кызыклы театраль проектлар өчен тавыш бирү сорала. Сентябрь аенда иң күп тавыш җыйган театраль эшләр шорт битенә җыелачак.

  • «Э-моция» иҗади инклюзив студиянең «Freeктуй» хореографик перформансы май аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә тәкъдим ителгән иде. Анда 25 катнашучының бишесе инвалид.
  • Проектның остазы һәм режиссеры Неля Суркина. Проект «Росмолодежь» гранты хисабына куелган.
news_right_1
news_right_2
news_bot