news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Е.К.Завойский исемендәге халыкара премиягә Израильдән Даниэлла Гольдфарб лаек булды

Быел күренекле физик Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы ачылуга 65 ел тула

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Быел Е.К.Завойский исемендәге халыкара премиягә Израильнең Вейцман фән институты профессоры Даниэлла Гольдфарб лаек булды. Бүген ТР Фәннәр академиясендә Даниэлла Гольдфарб (за вклад в методологию импульсного высокополевого двойного электронно-ядерного резонанса и его приложения к изучению металлопротеинов и цеолитов) “Магнит резонансының заманча үсеше” халыкара симпозиумы кысаларында диплом, медаль һәм 1000 АКШ доллары белән бүләкләнде. Лауреатның үз хезмәте турындагы лекциясе "Applied Magnetic Resonance" халыкара журналында басылачак.

Даниэлла Гольдфарбны котлау өчен ТР Хөкүмәтеннән ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева килгән иде. Республика фән җәмәгатьчелеге исеменнән галимәне ТР Фәннәр академиясе Президенты Әхмәт Мазһаров тәбрикләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Даниэлле Гольдфарб - моңарчы премиягә лаек булган галимнәр арасында иң яше һәм хатын-кызлардан иң беренчесе.


Билгеле булганча, әлеге премия 1991 елда профессор Кев Салихов инициативасы белән гамәлгә куелды. Халыкара премия фәннең теләсә кайсы өлкәсендә электрон парамагнит резонансы куллану яки үстерүгә сизелерлек өлеш керткән өчен бирелә. Ул Е.К.Завойский исемендәге физика-техника институты, Казан дәүләт университеты, ТР Фәннәр академиясе һәм "Applied Magnetic Resonance " халыкара журналын нәшер итүче Шпрингер-Ферлаг нәшрияты тарафыннан хупланган һәм фәнни казанышлар өчен саллы премия буларак югары халыкара бәя алган.


Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, ТР Фәннәр академиясе академигы Кев Салихов билгеләп үткәнчә, быел күренекле физик Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы ачылуга 65 ел тула.

 
Тантанада Зилә Вәлиева хәбәр иткәнчә, быел Е.К.Завойский исемендәге премия унтугызынчы тапкыр бирелә. “Юбилей көннәренә якынлаша барып, безнең фәнни элемтәләрнең артуын, фәнни институтларның хезмәттәшлеге киңәюен күрсәтәсе килә. Бәлки бу Вейцман институты белән яңа элемтәләр урнаштыруга җирлек булыр”, - диде З.Вәлиева. Әхмәт Мазһаров сүзләренчә, Е.К.Завойский исемендәге премияне тапшыру Татарстан өчен генә түгел, гомумән алганда, зур вакыйга. “Без мондый зур ачышның үз республикабызда булуы белән нык горурланабыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100