Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Е.Иполитова: “Банк бизнеста партнер ролен башкара”
Дәүләт – банклар – бизнес рәвешендә эш корылу отышлы, чөнки кече һәм урта бизнес дәүләт ярдәменнән башка яши алмый, дип саный “Спурт Банк” вице-президенты - кече һә
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан банклар хезмәте базарында “Спурт Банк” акционерлык коммерция банкының хезмәт күрсәтә башлаганына быел 18 ел тула. Банк, 1992 елда оешканнан бирле, барыннан да элек, предприятиеләр белән эшләүгә йөз тота, дөрес, эш башлаганда әле кече һәм урта бизнес төшенчәләре кулланышта түгел иде, дип белдерде “Спурт Банк” вице-президенты - кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Елена Иполитова. “Аерым алганда, икмәк заводлары, сөт комбинаты һәм узган гасыр ахырында халык кулланышы товарлары җитештерә торган предприятиеләр иде алар. 2005 елдан башлап, банк кече һәм урта бизнеска кредит бирүне активлаштыра, моңа исә 2004 ел ахырында “Россия үсеш банкы” белән хезмәттәшлек урнаштыру этәргеч бирде”, - дип “Спурт Банк”ның эшчәнлегенә яңа сулыш өргән вакыйгага тукталды ул. Ягъни банк кече һәм урта бизнеска дигән беренче кредит линияләре “Россия үсеш банкы”ннан нәкъ менә шушы вакыттан бирле ала башлаган, уртак программа төзелгән һәм ул бүгенгәчә гамәлдә. Нәтиҗәдә, шушы еллар эчендә республикадагы кече һәм урта бизнес субъектларына 1,2 млрд. сумнан артык суммада кредит бирелгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Наил Селиванов Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Кече һәм урта бизнес: Татарстан банклары белән үзара мөнәсәбәтләр ни рәвешле оештырыла” темасына үткәргән “түгәрәк өстәл” утырышында әнә шул хакта сүз барды.
Моннан тыш, “Спурт Банк” 1998 елдан бирле “Газпром”ның Татарстан буенча вәкаләтле банкы санала. “Спурт Банк” 2005 елдан бирле Көнбатыш инвестицион-финанс институтлары белән дә хезмәттәшлектә тора, әйтик, “Европа реконструкция һәм үсеш банкы” белән. Е.Иполитова моның алшартын, 1990-2000 елларда “озын” акчалар юк иде, ә кече һәм урта бизнесны “кыска” акча канәгатьләндерә алмый, ягъни озак вакытка каралганы таләп ителде, 2005 елдан аларга дип сәүдә эшләрен финанслауга, кредитлауга 7 елга исәпләнгән беренче кредит линияләре алынды һәм аның срогы 2012 елда төгәлләнә, аннары яңартылачак, дип аңлатты. Шуңа өстәп, 2006 елдан бирле Германиянең Франкфурт-на-Майнедагы “KfW” банклар группасы белән хезмәттәшлек итәбез, өченче көн булган очрашуда хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм эшмәкәрләр өчен энергия саклау программасы эшләтеп җибәрү турында килешенде, диде. 2007 елдан бирле кече һәм урта бизнеска 3 млрд. сум тирәсе акча, 700 меңләп заемчыга кредит бирелде, нәтиҗәдә, кредит портфеле бүген 2,5 млрд. сумнан артык суммада исәпләнә.
Е.Иполитова сүзләренчә, “Спурт Банк” - Казанның резервлар ягыннан кытлыкның нәрсә икәнен белми торган 3 банкның берсе. Әлеге банк универсаль: оешмаларга хисап-касса хезмәте күрсәтә, физик һәм юридик затларга кредитлар бирә, шулай ук тышкы икътисад эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә һ.б. Шулай ук Татарстанның башкарма хакимияте белән дә актив эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта “КамАЗ”, “Горбунов исемендәге Казан производство берләшмәсе”, “Казаноргсинтез”, “Казан синтетик каучук заводы” ачык акционерлык җәмгыятьләре кебек Татарстандагы зур сәнәгать предприятиеләре, мөстәкыйль бизнес аерып чыгару максатыннан, үзләрендә реструктуризация, оптимизация уздыра. Чөнки ваграк предприятиеләр белән эш оештыру, кредитлар бирү һәм соңыннан таләп итеп алу да җиңелрәк, аларның югалтулары да кимрәк була.
“Спурт Банк” азык-төлек, туку сәнәгате тармаклары белән дә эш йөртә, клиентлар, нигездә, даими. Соңгысыннан, мисалга, Арча тегү фабрикасы белән хезмәттәшлекне яхшы дип була: аларга тегү машиналары гына түгел, пар белән түкләү машинасы һ.б. җиһазлар алу кебек инновацияләр булды. “Ничек кенә булмасын, бизнесменнар эшне даими табыш килерлек итеп корсыннар иде, вәкаләтләребез мөмкинлегеннән чыгып, без аларга ярдәм итәргә генә торабыз. Элек заемщиклар банкларны күзләп, акча соранып йөрсә, хәзер шуның нәкъ киресенчә – банклар аларны көтеп кенә тора. Заемщиклар хәзер бер үк вакытта бөтен банкка заявка бирә, ә банкларның кайсы оперативрак эшли, шунысы заемщикны эләктереп ала. Банк хезмәтләре базарында шундый хәл күзәтелә”, - дип белдерде Е. Иполитова.
Банк тагын ТР Эшмәкәрлекне үстерү буенча комитеты, Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды белән дә хезмәттәшлектә тора. Быел ул фондта заемчының банк алдындагы йөкләмәләрен ТР гарантия фонды акчасы белән тәэмин итү буенча республика программасын гамәлгә ашыру өчен нибары “Ак Барс” банкы белән “Спурт Банк” кына аккредитация уза алды. Бу программа күптән түгел яки хәзер генә эш башларга җыенган, ләкин кирәк кадәр капитал туплый алмаган эшмәкәрләргә юнәлтелгән. Коммерцияле күчемсез милек яки җитештерү һ.б. җиһазлар алуга, бизнесның үсеше өчен әйләнешкә средстволар өстәү өчен җитеп бетмәгән залог өлешенә Татарстан гарантия фонды ышанычнамә (поручительство) бирә. Инвестицион-венчур фонды буенча ставкалар елына 12 процент хисабыннан санала һәм 3 елга исәпләнгән, максималь сумма – 5 млн. сум. Россия үсеш банкы исә даими рәвештә үзләренең кредит продуктларын яңартып тора, хәзерге вакытта алар берничә, шул исәптән бизнес үсешенә, әйләнешенә акча өстәүгә юнәлтелгәне дә бар: максималь суммасы – 60 млн. сум һәм елына 13 процент ставка белән 3 елга исәпләнгән.
Якын арада “Спурт Банк” “Россия үсеш банкы”ннан программа буенча 287 млн. сумлык чираттагы транш килергә тора, гомуми лимит 300 млн. сум тәшкил итә, ләкин 13 млн. сумы Марий Эл филиалына җибәреләчәк. Шулардан 200 млн. сум акча инвестицияләргә тотылачак, кредитлар исә елына 12-13 процент ставка шарты белән биреләчәк. Шунысын ачык итеп әйтергә кирәк: “Спурт Банк”та яшерен комиссияләр юк, дөрес, эшмәкәрләр венчур фонды хисап счетына гарантия суммасының 5 проценты кадәр акча (мәсәлән, 1 млн. сумга гарантия алса – 50 мең сум һ.б.) түләргә тиеш була. “Россия үсеш банкы” буенча кредит бирү елына 13 процент исәбеннән, шуңа өстәп, кредит биргән өчен бер тапкыр 0,5 процент исәбеннән акча түләтелә. Хәзерге вакытта процент ставкасын 12 процент итү турында сүз бара, ләкин әлегә төгәл генә хәл ителмәгән. Билгеләнгән срокка кадәр кредитны каплау мөмкинлеге дә каралган, ләкин бу хакта банкны 10 көн алдан кисәтеп кую таләп ителә, комиссия исә билгеләнми.
Алга таба “Спурт Банк” энергия саклау программасы буенча эшли, заемчыга ул 7 елга бирелә, ләкин еллык процент ставкасы 14 проценттан билгеләнгән, шуннан түбәнрәк булырга мөмкин, ә югарырак күтәрү турында сүз бармый. “Барлык акча энергия куллануны нәтиҗәлерәк итүгә, модернизацияләүгә, яңартуга тотыласы монысында төп шарт булып тора. Шунысын билгеләп үтү кирәк: “Спурт Банк” - акционеры “Европа реконструкция һәм үсеш банкы” булган Татарстандагы бердәнбер банк һәм хәзер 28,25 процент акция аныкы санала, акционерларыннан 17 процент чамасы процент белән – “Нижнекамскнефтехим” ААҖ, калганы – банк менеджментыныкы. Әлеге банкның филиаллары һәм өстәмә офислары Казанда гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Волжск шәһәрләрендә дә эшләп тора.
Кредит биргәндә компания-клиентның тендер отуы банк өчен әһәмиятлеме? Ә бит тендерда катнашу өчен генә дә эшмәкәрнең акчасы булуы таләп ителә. Шуңа күрә әлеге максатта банктан акча алырга заявка бирүчеләр бик күп, банклар моңа каршы килми. Аукционда откач, ул килешү алып килә, әйтик, 70 процент белән кредитлау срогы язылган була – рәхим итсен генә! Ләкин банк акчасын сатканда риск булуын белеп тора, шулай да, бизнеска ышаныч баглый, хәтта залогы булмаган өстенә дә кредит бирә. Эшмәкәрләрне үзең белән тигез итеп күрү кирәк, чөнки үзара мөнәсәбәтләрдә кешелеклелек, барыбер, алгы планга чыга.
“Спурт Банк” республиканың кече шәһәрләрен үстерү программасында катнаша, районнар белән эшчәнлеген актив рәвештә алып бара. Әйтик, элек алу-сату белән шөгыльләнгән эшмәкәрләр хәзер товар җитештерүгә, хезмәт күрсәтү өлкәсенә йөз тота, чөнки бизнесны җәелдерү зарурлыгын алар аңлады.
Элек заемщиклар банкларны күзләп, акча соранып йөрсә, хәзер шуның нәкъ киресенчә – банклар аларны көтеп кенә тора. Заемщиклар хәзер бер үк вакытта бөтен банкка заявка бирә, ә банкларның кайсы оперативрак эшли, шунысы заемщикны эләктереп ала. Банк хезмәтләре базарында шундый хәл күзәтелә. Республикадагы зур банкларнының филиаллары бик күп булса да, алар озак эшли, заемщикларны безнең тиз арада мәнфәгатьләрен канәгатьләндерә алуыбыз җәлеп итә. Һәркемнең Интернетка керү, банкларның порталлары аша алар тәкъдим иткән шартлар белән танышу мөмкинлеге бар икәнен банктагылар яхшы белә, шуңа күрә, банк уңышлы эшләсен өчен, аның клиентлары булу кирәк. Моның өчен алар белән кешечә сөйләшү, аларның бизнес хәлен сорашу, җылы мөгамәләдә булу кирәк. Ләкин, ни үкенеч, заемчылар арасында банкны алдарга килүчеләр дә бар. Биредә шуны искәртү урынлы: һәр клиент тикшерелә, шуның белән һәр банката махсус структура шөгыльләнә, аннары коллегия утырышында аның эше хәл ителә.
Җыеп кына әйткәндә, банк бизнеста партнер ролен башкара, хәзерге вакытта банклар кече һәм урта бизнеска кредит бирергә әзер, акча бар һәм ул эшләргә тиеш, шул ук вакытта бизнесменнар үзләре дә нәрсә эшләгәнен, ни өчен эшләгәнен аңлап, төптән уйлап эш йөртсеннәр һәм табыш даими килеп торырлык итеп бизнесын оештырсыннар иде, диде Елена Иполитова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз