news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Э.Фәттахов өстенлекле мәктәп директорларына: "Сез күп нәрсәгә өйрәндегез инде - хәзер эшләп күрсәтергә вакыт"

ТР мәгариф һәм фән министры Сингапурда стажировкада булып кайткан мәктәп директорлары белән очрашты.

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика министрлыгы һәм Сингапурның "Educare" компаниясенең мәктәптә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча уртак проекты кысаларында Сингапурда стажировкада булып кайткан өстенлекле мәктәп директорлары белән очрашты. 

Бүгенге көндә Сингапур үрнәгенә ияреп, республикада 54 өстенлекле мәктәпләр челтәре оештырылган. Аларның максаты - мәктәп укытучыларының инновацияле командалар челтәрен формалаштыру, белем бирүнең сыйфатын арттыруга булышучы алдынгы укыту тәҗрибәсен үзләштерү, республика мәктәпләре һәм районнары арасында хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу атмосферасын булдыру.

Стажировкада булган унике мәктәп директоры министр белән үзләренең хис-кичерешләрен уртаклашты, планнары һәм үз мәктәпләрендә белем бирү процессына керткән үзгәрешләре хакында сөйләде. Уку 1-7 август көннәрендә узган. Әлеге вакыт аралыгында белем бирү оешмалары җитәкчеләре әлеге илнең алдынгы мәгариф системасы үзенчәлекләрен өйрәнгән, мәктәпләрдә булган, директорлар, педагоглар һәм укучылар белән очрашкан. Директорлар билгеләп үткәнчә, һәр көн аралашу һәм уку нәтиҗәле белем бирү инновацияләрен җентекле анализлау мөмкинлеген биргән. Өйрәтүче тренинг, рефлексия  проблемаларны хәл иткән вакытта  конкрет гамәлләр эшләргә булышкан һәм алган белемнәрне үз мәктәпләрендә куллану мөмкинлеген биргән.   Җыелучылар билгеләп үткәнчә, анда төп юнәлеш булып ихтыяҗлары төрле балаларга ярдәм (имин булмаган гаиләләрдән, физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һ.б.), һәр балага аерым караш санала.

Директорлар мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка башка илдә булып кайту һәм мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеген биргән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Без башка кешеләр булып әйләнеп кайттык, бик күп кызыклы фикерләр туды, аларның күбесен үзебездә тормышка ашырып, яңача эшлисе килә", - дип билгеләп үттеләр алар.

"Сез күп күрдегез һәм күп нәрсәгә өйрәндегез - хәзер эшләп күрсәтергә вакыт, ә без, үз ягыбыздан, нәтиҗә күзгә күренгән мәктәпләргә булышачакбыз", - дип очрашуга йомгак ясады Энгель Фәттахов. Министр сүзләренчә, һөнәри үсеш программасы буенча Сингапурга стажировкага баруны дәвам итәргә кирәк. Өстенлекле мәктәпләр директорларыннан кала, алдынгы методика белән танышырга урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре - ресурс үзәкләре директорларын да җибәрү ниятләнә, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100