Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Э.Фәттахов: “БДИ биремнәренең тест өлешен гамәлдән чыгару укучыларның белемен объектив бәяләү мөмкинлеге булдыра”
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытлары әлегә проектта, якын арада алар расланачак
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәренең берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алу мөмкинлеген биргән тест өлеше булмаячак.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. “Шуннан кала, быел БДИга җитди үзгәрешләр кертелми, чыгарылыш сыйныф укучылары алда торган имтиханнарга тынычлап әзерләнә ала”, – диде ул.
Шуны искәртеп узарга кирәк: биремнәрнең дөрес җавапны сайлап алуны күз уңында тоткан өлешен гамәлдән чыгару процессы былтыр ук башланды. Министр сүзләренчә, бу укучыларга үзләренең белем-күнекмәләрен тулы күләмдә күрсәтү мөмкинлеге булдыру, аларның белемен объектив бәяләү өчен шулай эшләнә. Еш кына җавап дөрес булмаса да, биремне чишү юлы, фикер йөртү дөрес юнәлештә булырга мөмкин. Хәзерге вакытта чит илләр телләре, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына тест өлеше саклана.
Энгель Фәттахов билгеләп узганча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан быел контроль-исәпләү материалларын БДИ алдыннан гына аудиториядә бастыруны күз уңында тоткан имтихан уздыру пунктларын арттыру бурычы куелган. Быел шундый пунктлар Казан шәһәрендә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы районнарында эшләр дип көтелә. Әлеге районнарда имтихан материалларын БДИ тапшырган көнне имтихан уздыру пунктында сканерлау технологияләре дә файдаланылачак.
Министр искәртеп узганча, быел бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлау 1 февральгә кадәр генә мөмкин булачак. Мәгълүматларны төбәк мәгълүмати системасына кертү вакытын үзгәртү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән расланган хат нигезендә генә мөмкин, дип ассызыклады ул.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытлары әлегә проектта, якын арада алар расланачак. Аерым алганда, БДИның тиешле вакытыннан алда тапшырыла торган этабы 21 марттан 6 майга кадәр дәвам итәр дип күзаллана. Бу этапта теләге булган һәркем катнаша ала. Шул ук вакытта, сынауны тиешле вакытыннан алда узу өчен, мәктәпне быел тәмамлаучыларга педагогик совет карары буенча рөхсәт бирелүе шарт. Рөхсәт укучының академик бурычлары булмаган очракта (шул исәптән йомгаклау иншасы (изложениесе) өчен) һәм ул уку планын тулысынча үтәгәндә бирелә.
Бердәм дәүләт имтиханының төп этабы 26 майдан 30 июньгәчә булыр дип планлаштырыла.
Энгель Фәттахов әйтүенчә, гомумбелем бирү фәннәреннән бусага узган ел дәрәҗәсендә кала.
Искәртеп үтик: рус теленнән укучыларга, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән бусага 36 балл тәшкил итә, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча – 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, чит ил телләреннән – 22.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз