news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Э.Фәттахов: 100 еллык мәктәпләребез булганда, телебезне киләчәк буынга тапшыра алачакбыз

Бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 100 еллык юбилее бәйрәм ителде.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гүзәл Насыйбуллина). Татар гимназияләре, татар мәктәпләре - республикабызның киләчәге, йөзе дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Бүген “Пирамида” күңел ачу комплексында Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү чарасы булды.

Энгель Фәттахов туган телебез белән бәйле шундый ыгы-зыгылар барган вакытта үзенең, Мәгариф һәм фән министры буларак, 1 нче татар гимназиясенең зур тарихын бәйрәм итү вакыйгасында катнашмый кала алмавын җиткерде.

“Татар гимназияләре, татар мәктәпләре - ул республикабызның киләчәге, йөзе дип әйтергә кирәк. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре. Әнисе татар, әтисе татар була торып, балалары татарча белмәсә , моннан да зур трагедия юк. Ничек инде бала үз туган телен белмәскә тиеш. Дөрес, беренче чиратта гаилә дип әйтәбез. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә үзеннән торганын эшләргә тиеш. Без балаларыбызны туган телдә сөйләшергә, аралашырга балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәтергә тиеш. Гади мәсьәлә түгел. Әмма мондый 100 еллык тарихы булган мәктәпләребез булганда, без киләчәк буынга телебезне тапшырып калдыра алачакбыз”, - диде үз чыгышында министр.

Энгель Фәттахов Казанда татар гимназияләре ачылу тарихына да тукталып үтте. Шулай ук бүгенге вәзгыятьне дә берникадәр сурәтләде.

“1 нче татар гимназиясе - ул 90 елларда барлыкка килгән татар гимназиясе, аның 100 еллык тарихын исәпкә алсак, Казан шәһәрендә барлыкка килгән беренче татар мәктәбе. Мин әле аны 35 гимназия булган чордан ук беләм. Анда 5 ел буе минем бертуган апам укытты. Аннары инде 90 елларда, яңгырдан соң чыккан чәчәкләр кебек, безнең татар гимназияләре берсе артыннан берсе калкып чыкты. Дөрес , соңгы елларда күпмедер артка чигенү булды. Әмма соңгы вакытта республика җитәкчелеге яңадан аларны торгызу, исемен җисеменә туры китерерлек итеп ясау өстендә үзеннән торганын бөтенесен дә эшләргә тырыша.”, - дип ассызыклады ул.

Министр республикабызда мәгариф системасына, белем бирү йортларына җитәкчелек тарафыннан күрсәтелгән игътибарга да тукталды. Аның сүзләренчә, һәрбер дәүләтнең, һәрбер республиканың киләчәген уку йортлары, балалар билгели.

“Илнең ресурслары да, чималлары да, станоклары да илнең дә, республиканың да язмышын хәл итми. Үсеп килүче буынга ничек белем бирелә, ничек тәрбия бирелә, без аларны киләчәк тормышка ничек әзерләвебез мөһим. Шуңа күрә Президентыбыз Рөстәм Нургали Миңнехановның да безнең мәгариф системасына, уку йортларына карата игътибары көчле. Сез аны күреп торасыз. Матди-техник ягын ныгыту, мәктәпләр төзү, капремонт үткәрү, урта һөнәри уку йортлары, югары белем бирү йортлары буенча эш алып барыла. Әгәр дә без бүгенге көндә балалар бакчаларыннан алып, югары уку йортларына кадәр шушы системаны булдырмыйбыз икән, дөрестән дә, безнең киләчәгебез юк”, - дип билгеләде ул.

Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе – 25 комплект сыйныфлы, заманча инновацион белем бирә торган учреждение. Биредә 476 укучы белем ала, 44 укытучы эшли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100