news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Э.Фәттәхов Актанышта үзара салым акчасы җәяүлеләр өчен юлларны карауга тотылачагын әйтте

Актаныш районы башлыгы һәр эшнең максаты – район кешесенең яшәү шартларын яхшырту дип белдерде.

(Актаныш, 18 ноябрь, "Татар-информ",  "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районда җыелачак үзара салым акчасының кварталларны, алардагы җәяүлеләр өчен юлларны карауга да тотылачагын әйтте. Бу хакта "Актаныш-информ" хәбәр итә. 
  
Район башлыгы Энгель Фәттахов та җәмәгате Сәрия ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк технологик техникумга - 621 санлы сайлау участогына килде. 
 
"Райондашларыбыз быел референдумга уңай мөнәсәбәт белдерсә, үзара салым акчасы Актанышта кварталларны, алардагы җәяүлеләр өчен юлларны карауга да тотылачак", - дип искәртте Энгель Фәттахов.
 
Бер генә эш тә халык белән киңәшләшми башкарылмый. Һәр эшнең максаты – район кешесенең яшәү шартларын яхшырту, диде ул.
  • Бүген Актаныш районында да үзара салым җыю буенча референдумнар уза. Якшәмбе көнне район җирлекләрендәге бөтен сайлау участоклары да иртәнге сәгать җидедән ишекләрен ачты.
 
Мәгълүм булганча, Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Шуңа күрә хәзер күп кенә муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100