news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Е.Ефимов: “ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы урыннарда үз структураларын булдыру өстендә эшли”
Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында яшьләр парламентаризмы үсеше перспективалары” дигән темага матбугат очрашуы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында яшьләр парламентаризмы үсеше перспективалары” дигән темага матбугат очрашуы узды. Очрашуда Татарстан парламенты карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе, Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Евгений Ефимов, Яшьләр Федераль җыенына Татарстан Республикасыннан әгъза Анастасия Исаева катнашты.
Татарстан парламенты карамагындагы икенче чакырылыштагы Иҗтимагый яшьләр палатасы 2009 елның 6 маенда оешты. Бу чакырышлышта иң зур яңалык булып аның рәисе итеп даими рәвештә эшләүче ТР Дәүләт Советы депутаты – Евгений Ефимовның куелуы тора. Шулай итеп, тарихта беренче тапкыр Иҗтимагый яшьләр палатасына законнар эшләү хокукы бирелде.
Евгений Ефимов сүзләренә караганда, яңа чакырылыштагы палатага республика яшьләренең төрле иҗтимагый берләшмәләре лидерлары, шулай ук муниципаль берәмлекләреннән яшьләр вәкилләре, “ПолитЗавод – 2008” иҗтимагый-сәяси бәйгедә җиңүчеләр, муниципаль яшьләр форумнарында күпчелек тавыш җыючылар – барлыгы 75 яшь парламентарий кергән. “Палата үз эшчәнлеген 6 юнәлештәге комиссия кысаларында алып бара. Алар хокукый, төбәкара бәйләнешләр; хезмәт, мәшгульлек һәм инновацион үсеш; мәгариф, мәдәният һәм патриотик тәрбия; спорт, сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәм яшьләр туризмы мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Яшь парламентарийларның игътибар үзәгендә авыл яшьләре, торак белән тәэмин итү, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү буенча әзерлек эшләрендә катнашу, студентларның хезмәт отрядлары белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү тора.
Татарстанның яшьләр парламенты яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту өлкәсендә билгеле бер нәтиҗәләргә дә ирешкән. Аерым алганда, 2009 елның 26 ноябрендә яшьләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узган. Палата әгъзалары шулай ук, студент отрядларына хокукый статус бирү максатында - республиканың “Мәгариф турында” законына, Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү максатында, республиканың “Яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында” законына үзгәрешләр кертү идеясе белән чыккан. Е.Ефимов хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә “Татарстан Республикасында 2010-2013 елларга иреклеләр хәрәкәтен үстерү Концепциясе” проекты эшләнгән. Хәзерге вакытта ул төрле министрлык һәм ведомстоларда килештерелә.
ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы урыннарда үз структураларын булдыру өстендә эшли. Республиканың Тәтеш һәм Балык Бистәсе районнарында мондый оешмалар оештырылган инде. 2010 елда бу юнәлеш үстереләчәк дип көтелә.
Е.Ефимов яшьләр парламенты советы тарафыннан үз әгъзаларын махсус парламент мәктәпләре кысаларында һөнәри яктан әзерләү программасы кабул ителүен хәбәр итеп, узган елда Казанда шундый мәктәпләрнең берсе узуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр өчен генә түгел, ә закон эшләү белән шөгыльләнүче кадрларны әзерләү бурычы куела. “Ел әйләнәсендә эшләп торган мәктәп яшьләрне югары дәрәҗәдә муниципаль сайлауларда катнашырга әзерләргә ярдәм итә. Бу урыннарда 18 яшьтә депутат булып сайлану мөмкинлегенә кагылышлы федераль закон кабул ителү белән аеруча актуальгә әйләнде”, - диде палата рәисе.
Бу максатларны тормышка ашыру юнәлешендә ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмендә ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы карамагында Яшьләрнең ресурс үзәге оешкан. Аны палатаның җаваплы секретаре Эмиль Гобәйдуллин җитәкли. Әлеге үзәк хәзердән үк Татарстан районнары һәм шәһәрләре яшьләре тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыруга федераль һәм төбәк грантларын алырга ярдәм итү өчен, мәгълүмати һәм методик яктан булышлык күрсәтә.
Евгений Ефимов студентларның хезмәт отрядларын оештыру, яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталып, узган елда Татарстанда 9500 студентның мондый мәшгульлек төрен сайлавын билгеләп үтте. Быел исә студент отрядларына 12 меңнән артык кешене җәлеп итү көтелә. Е.Ефимовның эшчәнлекнең мондый төрен яшьләр өчен кулай дип саный. Чөнки аларга тагын бер һөнәр үзләштерергә һәм җәйге ялларда өстәмә акча эшләргә мөмкинлек туа. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Казанда ел әйләнәсендә 750 кеше студент отрядлары составында Универсиада объектлары төзелешендә катнаша.
Татарстан Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, яшь парламентарийларга 2010 елда урыннарда уза торган сайлауларда катнашу бурычы куела.
Моннан тыш, ТР Иҗтимагый яшьләр палатасы башка төбәкләрнең яшьләр палаталары белән актив хезмәттәшлек итә. Анастасия Исаева хәбәр иткәнчә, бигрәк тә РФ Дәүләт Думасы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы һәм Идел буе яшьләр парламентлары ассоциациясе белән элемтәләр ныгый бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot