news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Е.Боратынский музеенда А.Пушкин иҗатына багышланган чара узачак

18-23 октябрь көннәрендә Е.А.Боратынский музеенда А.С.Пушкин иҗатына һәм Лицей көненә багышланган «Мои осенние досуги» традицион Пушкин атналыгы оештырыла

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 18-23 октябрь көннәрендә Е.А.Боратынский музеенда А.С.Пушкин иҗатына һәм Лицей көненә багышланган «Мои осенние досуги» традицион Пушкин атналыгы оештырыла. 1994 елдан башлап 19 октябрьдә музейларда Лицей көне билгеләп үтелә. Атналык кысаларында махсус чаралар үтәчәк.
19 октябрьдә Е.А.Боратынский музеенда А.Пушкинның “Египетская ночь” әсәренә нигезләнгән «На память нежного свиданья» әдәби-музыкаль кичә узачак. Анда җырчы, Бөтенроссия конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Юлия Зиһаншина башкаруында романслар яңгыраячак.
21 һәм 22 октябрьдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Пушкинның көзге әкиятләре” музей-педагогика дәресе оештырыла. Балаларга шагыйрьнең ничек әкиятләр язуы турында сөйләячәкләр.
22 октябрьдә кич Е.А. Боратынский музеена килүчеләрне “Пушкин һәм...” махсус музей программасы көтә. Бу чара үз заманында “Лицей старостасы” дип йөртелүче М.Л.Яковлевка багышлана. Музей экспонатлары М.Л.Яковлев, А.С.Пушкин, В.А.Жуковский, А.А.Дельвиг турында мәгълүмат бирәчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтеннән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100