news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дзюдочы Марьяна Зиннәтуллина Татарстан чемпионы исемен яулады

Җиңүче Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклаячак

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Дзюдо белән шөгыльләнүче Актаныш кызлары һәм егетләре зурлар арасында үткәрелгән республика ярышында әле беренче тапкыр гына катнашсалар да, үзләрен күрсәтергә өлгерделәр. Марьяна Зиннәтуллина Татарстан чемпионы исемен яулады. Җиңүче кызыбыз Идел буе федераль округы чемпионатында республика данын яклап көрәшү хокукына ия булды, дип хәбәр итә “Актаныш таңнары” басмасы

news_right_1
news_right_2
news_bot