news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә актанышлы I урынны яулады

14 төбәктән җыелган спортчылар арасында Актаныш спорт мәктәбеннән Ринат Садретдинов, 26 кг га кадәр үз авырлык үлчәвендә җиңде.

 (Актаныш, 13 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 7-10 март көннәрендә Мордовиянең Саранск шәһәрендә үтте, дип яза җирле басма.

13 яшькә кадәрге кыз һәм егетләр арасында барган бәйгедә сайлап алу турларын узган, үз төбәкләрендә җиңү яулаган һәм призер булган иң-иңнәр генә көч сынашты.

14 төбәктән җыелган спортчылар арасында Актаныш спорт мәктәбеннән Ринат Садретдинов, 26 кг га кадәр үз авырлык үлчәвендә, дөрес тактика сайлап һәм үзенең югары техник осталыгын күрсәтеп, осталык һәм үҗәтлек белән I урынны яулады.  Остазы – Шамил Әхмәтов. Афәрин!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100