news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Джеки Чан коронавирустан дару уйлап табучыга миллион юань вәгъдә итте

Бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кытай актеры Джеки Чан коронавирусның яңа төреннән дару ясаучыга миллион юань (9,1 миллион сумнан артык) вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости Strait Times басмасына сылтама белән хәбәр итә.

«Фән һәм технологияләр вируска каршы көрәштә ачкыч, һәм минем уйлавымча, күп кешеләр бу фикерне уртаклаша. Даруны мөмкин кадәр тизрәк уйлап таба алырлар дип өметләнәм», — дип хәбәр итә артист сүзләрен басма.

«Эш акчада түгел. Мин кайчандыр җанлы урамнарның хәзер буш торуын күрергә теләмим, һәм минем ватандашларымның тормыш белән ләззәтләнергә тиеш вакытта вирус белән үлгәнче көрәшүләрен күрәсем килми», — дип өстәде ул.

Якшәмбе көнне билгеле булганча, бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot