Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Джеки Чан коронавирустан дару уйлап табучыга миллион юань вәгъдә итте
Бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Кытай актеры Джеки Чан коронавирусның яңа төреннән дару ясаучыга миллион юань (9,1 миллион сумнан артык) вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости Strait Times басмасына сылтама белән хәбәр итә.
«Фән һәм технологияләр вируска каршы көрәштә ачкыч, һәм минем уйлавымча, күп кешеләр бу фикерне уртаклаша. Даруны мөмкин кадәр тизрәк уйлап таба алырлар дип өметләнәм», — дип хәбәр итә артист сүзләрен басма.
«Эш акчада түгел. Мин кайчандыр җанлы урамнарның хәзер буш торуын күрергә теләмим, һәм минем ватандашларымның тормыш белән ләззәтләнергә тиеш вакытта вирус белән үлгәнче көрәшүләрен күрәсем килми», — дип өстәде ул.
Якшәмбе көнне билгеле булганча, бер ай эчендә коронавирустан 881 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз