news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Джазлы Казан” I Халыкара фестиваленьдә “Grammy” лауреатлары катнашуы көтелә

Шулай ук, башка танылган артистлар да чыгыш ясаячак

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенең 77 нче сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә филармония директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

7-9 октябрь көннәрендә филармония залында “Джазлы Казан” дип аталаган I Халыкара фестиваль узачак. Әлеге фестивальдә Олег Лундстрем исемендәге джаз музыкасы дәүләт камера оркестры (Мәскәү), заманның күренекле джаз пианисты, “Grammy” премиясе лауреатры Мариан Петреску һәм аның джаз триосы (Финляндия-Швеция-Россия), Америкадан “New York Voices” джаз вокал квартеты катнашуы көтелә.

“Үзебезнең филармониядә джаз оркестры булу гына да мондый төрдәге фестивальне үткәрергә этәргеч ясый. Фестивальдә танылган кешеләр катнашачак. Элек республикада джаз эшчәнлеге бөтенләй дә юк иде. Казанны мин джазның кыйбласы дип саныйм. Олег Лундстремның иң беренче булып Казанга килү факты да моны дәлилли”, - диде Кадим Нуруллин.

Фестивальне оештыру идеясен дә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры күтәреп чыккан. Филармониянең джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе Лидия Әхмәтова да бу фестивальнең тамашачыларга кирәклеген искәртте. “Һәр джаз җырлаучы өчен бу бик кирәкле фестиваль иде һәм аны Тататарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. “Джазлы Казан” тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасында Мәдәният елына багышланган аудиодиск чыгару да планлаштырыла”, - диде ул.

Лидия Әхмәтова сүзләренчә, фестиваль программасы кысаларында, мастер- класслар, музыка мәктәпләре укучылары өчен ачык репетицияләр һ.б. чаралар оештырылачак.

“Джазлы Казан” максаты — яшьләрне джаз музыкасына тарту, бу юнәлешне популярлаштыру, тамашачылар аудиториясен киңәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100