news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Джаз остасы Виктор Деринг 85 яшьлек юбилеен билгели

Джаз остасы Виктор Деринг 85 яшьлек юбилеен билгели

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 21 ноябрь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты, Казан джазы мэтры Виктор Дерингка 85 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булачак. Рәсми затлар арасында ТР Премьер-министр урынбасары — Мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин да булачак.

Кичәне үзләренең чыгышлары белән танылган джаз башкаручылар Лидия Әхмәтова, Асаф Вәлиев, “Симха” ансамбле солисты Эдуард Туманский, Владимир Чигарев, саксофончы Евгений Соколов, танылган пианист Андрей Руденко бизячәк.

В.Деринг 1921 елның 14 августында Кытайның Харбин шәһәрендә тимерьюлчылар гаиләсендә туа. 1936 елда японнар Маньчжуриягә һөҗүм ясагач, Шанхайга күченә. 1939 елда ул Индокитайга эшкә китә, әмма Ауропада сугыш чыгу сәбәпле, янә Шанхайга кайтырга мәҗбүр була һәм биредә Олег Лундстрем җитәкчелегендәге танылган оркестрга музыкант булып урнаша.

Мәгълүм булганча, әлеге оркестр Казанга 1947 елда күченеп килә. 50 нче еллар азагында исә оркестрдагы мәскәүлеләр Россия башкаласына күченә, ә шанхайлы-казанлылар В.Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр киноүзәге оркестры составына керә. Шулай итеп, 1964 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр В.Деринг кинематография оркестрының сәнгать җитәкчесе вазифасын башкара.

Джаз музыкасын сөючеләр фикеренчә, әлеге шәхес — Россиядәге джазның тулы бер дәвере. Оркестрның казанышлары әлеге шәхеснең югары башкару осталыгы, педагоглык һәм оештыру таланты, джаз музыкасы традицияләренә бирелгәнлеге белән бәйледер.

Үзенчәлекле тарихка ия оркестрның репертуарын классик джаз әсәрләре белән бергә, Совет чоры, Россия һәм Татарстан композиторлары иҗат җимешләре тәшкил итә. Аның күп тапкырлар республикада, Россия күләмендә һәм чит илләрдә узган фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясауын да әйтеп үтәргә кирәктер.

1991 елның августында республика хакимияте карары белән оркестрга ТР кинематографиясенең дәүләт оркестры дигән статус бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot