news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Джанни Инфантино: Россиядәге Дөнья чемпионаты - тарихта иң яхшысы

ФИФА президенты Россия, россиялеләр, Хөкүмәт, Россия Спорт федерациясе, оештыру комитеты һәм Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтте.

Джанни Инфантино: Россиядәге Дөнья чемпионаты - тарихта иң яхшысы
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино Россиядә узган футбол буенча Дөнья чемпионаты – тарихта иң яхшысы диде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

“Берничә ел элек, бу Чемпионат тарихта иң яхшысы булачак дигән идем. Хәзер моның шулай икәнлегенә инандым. Ул, чыннан да, иң яхшысы”, - диде Инфантино.

Аның сүзләренчә, уен кыры тирәсендә эшләгән һәркем рәхмәткә лаек. ФИФА президенты Россия, россиялеләр, Хөкүмәт, Россия Спорт Федерациясе, оештыру комитеты һәм Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтте.

  • 21 нче чемпионат 14 июньдә Россиядә башланды. 62 матч уйналды. Бельгия белән Англия җыелма командалары өченче урын өчен сынашачак. Финалда Хорватия һәм Франция командалары уйнаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot