news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Джанни Инфантино: Казан турында нәрсә әйтеп була? Бирегә кабат-кабат килергә телик

ФИФА җитәкчесе “Казан-Арена”ны бик матур стадион, шәһәрдәге атмосфераны бик күркәм дип бәяләде.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино “Казан-Арена”ны бик матур стадион, шәһәрдәге атмосфераны бик күркәм дип бәяләде. Ул бу фикерне “Матч ТВ” га биргән интервьюсында әйтте.

Джанни Инфантино сүзләренчә, Казан үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән аерылып тора.

“Биредә футбол атмосферасы хөкем сөрә. Казанда без күргән матчлар акылга сыймаслык иде. Алар бөек уеннар булды. Биредә матур стадион, бик күркәм мохит. Тагын да күбрәкне ни тели алабыз? Мин белмим. Бирегә кабат-кабат  килергә телик!”, - диде Инфантино. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100