Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Джакартта Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү имзаланды
Рөстәм Миңнеханов: “Мин Индонезия бизнесының Россиягә килү мәйданы сыйфатында Татарстанны сайлавын теләр идем”
(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Бүген Джакартта Индонезия һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу турындагы килешү имзаланды. Ул чара Татарстан делегациясенең Индонезиягә сәфәре кысаларында булып, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Индонезия һәм Татарстанның икътисади хезмәттәшлеге перспектив юнәлешләре хакында фикерләшү максатыннан, Индонезиянең штаб-фатирында ике якның бизнес вәкилләре өчен бүген түгәрәк өстәл оештырылган булып, аның ачылышында Индонезия ССП рәисе Сурьо Сулисто, Россия дә, Индонезия дә динамик үсештәге илләр санала, бу исә дөнья икътисадының хәзерге катлаулы чорында аеруча әһәмиятле булып тора, дип билгеләп үтте. 250 млн. диярлек кеше яшәгән Индонезиянең куәте бик зур, фаразламалар буенча, Индонезия 2020 елга дөньяның иң эре икътисадының “дистәсенә” керәчәк, 2030 елга - “алтылыгына”. С.Сулисто сүзләренчә, Индонезия чит ил компанияләре өчен үз продукциясен Көньяк-Көнчыгыш Азиядә җитештерү урыны була ала. Татарстан да Россия һәм Көнчыгыш Европа базарына үзенә күрә капка булырга мөмкин, дип саный Индонезия ССП рәисе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле рәвештә, Россия һәм Индонезия кооперациясе өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. “Россия базары чит ил компанияләренә җәлеп итүчәнрәк була бара. Мин Индонезия бизнесының Россиягә килү мәйданы сыйфатында Татарстанны сайлавын теләр идем”, - дип белдерде ТР Президенты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга ул Татарстанда җитештерелә торган продукция турында шәрехләмә бирде. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика төрле елларны Индонезиягә каучук, машина төзелеше продукциясе, пластиклар җибәргән, шулай да Татарстан белән Индонезия арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел. “Без Индонезиягә Татарстан продукциясен җибәрү белән кызыксынулы һәм Татарстанда Индонезия товарларын сату күләмен арттыруны хуплыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, эре чит ил инвесторлары өчен Татарстан “Алабуга”, Иннополис махсус икътисади зоналары ташламалы шартларын тәкъдим итә ала, Татарстанның туристик перспективалары Индонезиядәге партнерларны җәлеп итәргә мөмкин.
Түгәрәк өстәл утырышы ахырында Татарстан һәм Индонезия сәүдә-сәнәгать палаталары арасында үзара аңлашу турында килешү ТР ССП рәисе Шамил Агеев һәм аның Индонезиядәге коллегасы Сурьо Сулисто тарафыннан имзаланды. Ул чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан делегациясенең рәсми сәфәре кысаларында Индонезия ССП штаб-фатирында, шулай ук, Татарстан предприятиеләре вәкилләренең партнерлары белән очрашуы да уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз