news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзержинск шәһәр округының яшь мөселманнары Коръән укучылар бәйгесендә катнашты

Дзержинск шәһәр округы мөселман җәмгыятендә Коръән укучылар бәйгесе узды. Анда мәхәллә яшьләреннән 25 кеше катнашты. Конкурс өч номинациядә узды: ике җүз (искәрмә. Җүз – 1/30 Коръән өлеше), бер җүз һәм ярты җүз. Моннан тыш, оештыручылар ислам нигезләре турында сораулар әзерләде. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Барлык конкурсантлар да Изге Китапны укуда тырышлык күрсәтте, тәҗвидкә (кагыйдәләргә) басым ясады. Балалар шулай ук, дингә кагылышлы сорауларга җавап биреп, югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

Жюри составына Дзержинск шәһәр округы имам-хатыйбы Динислам Шәрипов, имам-хатыйб Алмаз Кушатов һәм Коръән хафизы Абдурахман Кәримов керде. Алар җиңүчеләрне билгеләде. Жюри әгъзалары һәр чыгышны җентекләп анализлап, иң яхшы укучылар исемнәрен атап, объектив карар чыгарды. 1-3 урыннарны алучыларга бүләк итеп тәҗвид белән Изге Коръәннең төрле нөсхәләре тапшырылды, конкурсантлар бүләккә наушниклар алды.

Конкурстан соң Динислам Шәрипов балаларга катнашулары һәм күрсәткән тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул балаларга нәтиҗәле һәм төрле яклап үсеш теләде, аларның һәрберсе үз ата-аналарының горурлыгы булуын искәртеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100