news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дзержинскида «Ватанны саклаучылар Кубогы» ярышында Татарстаннан катнашучылар бүләкләнде

Дзержинскида «Ватанны саклаучылар Кубогы» ярышында Татарстаннан катнашучылар бүләкләнде
Фото: «Ватанны саклаучылар» фонды

Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә «Ватанны саклаучылар Кубогы» Төбәкара комплекслы физкультура чарасын ябу һәм бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Ватанны саклаучылар» фондында хәбәр иттеләр.

Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән якынча 130 махсус хәрби операция ветераны катнашты.

Татарстан спортчылары арасында түбәндәге катнашучылар аерылып торды: Анатолий Широков икенче класслы атучылар арасында алтын медаль яулады, бронза Дмитрий Голубцовка эләкте. Өченче класс атучылар арасында Кирилл Демаков җиңү яулады.

Башка дисциплиналарда да уңышларга ирешелде – пауэрлифтинг буенча ярышларда икенче урынны Сергей Разваляев алды, ә Андрей Слепцов уктан атуда уңышка иреште. Пычак ыргыту ярышларында өченче урын Виталий Лебедевка бирелде.

Турнирны Россия Спорт министрлыгы һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәмендә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Россиянең Паралимпия комитеты оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot