news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзержинскида Җәмигъ мәчете янында ачылган яңа бинада халыкара чаралар уздырырга җыеналар

8 июльдә Дзержинскиның Җәмигъ мәчете территориясендә административ бинаны ачу тантанасы булды, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Хөсәен Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты ректоры, Түбән Новгород Җәмигъ мәчете имамы Фәнис Сәләхетдинов тантанада сөйләгәнчә, биредә төбәк, гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге чаралар узачак.

Бина ачылышында ул Дзержинск Җәмигъ мәчете тарихы турында сөйләгән. Ул административ бина төзү инициаторы Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров булуын билгеләп үткән.

«Проект 2014 елда ясалды, 2020 елда төзелешкә рөхсәт бирелде. Биредә төбәк, гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге конференцияләр, семинарлар, курслар, дини һәм мәгърифәтчелек чаралары узачак. Бина Дзержинск мөселманнарының җирле дини оешмалары эшчәнлегенең төп күпфункцияле мәйданчыгына әверелер», – диде Фәнис хәзрәт.

Тантанада катнашучылар 500 квадрат метрдан артык мәйданлы яңа бинаны карады, гомуми ашта катнашты. Бинада аш бүлмәсе, конференцияләр залы, мөселман әдәбияты һәм атрибутикасы кибете, офис һәм уку кабинетлары, имамнар өчен бүлмәләр булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100