news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дзержинск шәһәрендә балалар өчен пәрәмәч пешерү буенча мастер-класс узган

31 май көнне Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясендә пәрәмәч пешерү буенча мастер-класс узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара балаларны яклау көненә багышланган һәм Бердәм Россия партиясе һәм «Бердәмлек һәм берләшү» фонды ярдәме белән узган.

Чарада балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгеннән килгән балалар кунак булган.

Балалар зур кызыксыну белән пәрәмәч пешерәләр, татар аш-суы, гореф-гадәтләре белән танышалар. Чара чәй эчү белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot