news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзержинскида Муса Җәлил музее яңадан ачыла

Муса Җәлил музеен Дзержинск шәһәренең Җирле милли-мәдәни мохтарияте бинасында урнаштырырга тәкъдим ителә.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Дзержинскида кабат Муса Җәлил музее ачыла. Бу хакта Нижгар татарлары сайтында хәбәр ителә.

Муса Җәлил музеен Дзержинск шәһәренең Җирле милли-мәдәни мохтарияте бинасында урнаштырырга тәкъдим ителә. Кайчандыр данлыклы булган Муса Җәлил музее, шулай ук татар көнкүреше музее берничә ел ябылып торган.

Җирле милли-мәдәни мохтарияте рәисе сүзләренчә, тарих фәннәре профессоры О. Н.Сенюткина белән очрашулардан соң, шуның нәтиҗәсе булып, тиздән Дзержинск татарлары турындагы китап дөнья күрәчәк. Анда татарларның бу шәһәргә ничек килеп яши башлаулары, татар җәмгыятен һәм икенче мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр, аны төзекләндерүне дәвам итүчеләр турында һәм тагын бик күп кызыклы язмалар урын алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100