news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзержинск шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте яңа биналы булды

Бүгенге көндә бу автономия ана телебезне өйрәнү, балалар арасында иҗади талантларны ачыклау, аларны үстерү өстендә эшли.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ").  Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни мохтарияте тантаналы рәвештә яңа офиска күченде. Бу чараның төп инициаторы һәм иганәчесе — автономия рәисе Рамил Надюков. Бу турыда "Туган як" газетасы хәбәр итә.

Ул үзенең сәламләү чыгышында әлеге чараның бөтен шәһәр өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм якын арада шәһәрдә "Дуслык йорты" булдыру, шунда бер түбә астында Дзержинскның төрле дини конфессия вәкилләре үз эшчәнлеген алып барачагы турында теләген белдерде.

Бүгенге көндә бу автономия ана телебезне өйрәнү, балалар арасында иҗади талантларны ачыклау, аларны үстерү, элекке татар көнкүреше музеен булдыру өстендә актив эш алып бара, ә декабрь аеннан милли көрәш секциясен ачмакчы.

Татар теле дәресләрен чыгышы белән Татар Моклокасыннан булган Зөһрә Абдулина бирә, “Чаткылар” фольклор төркемен дә ул җитәкли, музей почмагы өчен дә җаваплы.

“Бүгенге көндә биредә өч дистәгә якын балалар да, олылар да татар телен өйрәнә, унга якын сәләтле яшүсмер иҗади түгәрәктә шөгыльләнә. Татар халкының тормышын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган музей әсбапларын халык көче белән җыябыз.

“Яңа үзәгебез ачылу белән татар телебезгә, мәдәниятебезгә битараф булмаган якташларыбыз күбрәк йөри башлар, дип ышанабыз. Бергәләшеп халкыбыз файдасына төрле чаралар оештырырбыз”, диде Зөһрә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100