news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дзержинск шәһәрендә троллейбуска иномарка бәрелеп, биш кеше һәлак булган

Мәрхүм егетләргә 20-22 яшь булган.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Кичә Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинск шәһәрендә троллейбус белән җиңел машина бәрелешеп, биш кеше һәлак булган. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"9 майда 21.40 сәгатьтә Дзержинск шәһәренең Циолковский проспектында иномарка идарәсен югалта һәм каршы як полосага очып чыга. Биредә ул троллейбуска бәрелә. Авариядә иномарканың 21 яшьлек йөртүчесе һәм дүрт пассажиры һәлак була. Аларга 20-22 яшь була. Дүрт кеше, шул исәптән троллейбустагы өч пассажир хастаханәгә озатыла", диелгән бу хәбәрдә.

Авариядән соң, җинаять эше ачылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100